Алексей Песошин Идел буе электр челтәрләренең яңа базасын ачты

2018 елның 28 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасын ачты. Тантанада шулай ук “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры  Илшат Фәрдиев катнашты. Бу чара “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышына туры китерелгән иде.

Яңа база төзелеше 2014 елның октябрендә башланган иде. Объектта 250 хезмәткәрне урнаштыру өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Алексей Песошин хезмәткәрләрне яңа базага күченү белән котлады.

“Республикада ел саен 38 программа гамәлгә ашырыла. Әлеге программалар кысаларында 2,5 меңнән артык электр энергетикасы объектына ремонт ясала. Әлеге объектта эшләү өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылган. Боларның барысы да “Сетевая компания” эшендә чагылыш табачак», - дип ассызыклады ул.

Алга таба Алексей Песошин җитештерү бүлекчәләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды.

Аннары ТР Хөкүмәте башлыгы яңа база биналарын карады, эш кабинетларында һәм диспетчерлык пунктында булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International