Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елда төзелеш өлкәсендә 21 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптә 9 үлем очрагы. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу планның 100,3%ын тәшкил итә, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

Төзелеш өлкәсендә 38 программаның 32се тулысынча гамәлгә ашырылган.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга килгәндә, 28 декабрьгә 974 йортның 964 дә эшләр төгәлләнгән.

Гомуми белем бирү һәм балалар белем бирү оешмаларында 28 декабрьгә планда каралган 94 объектның өчесендә эшләр дәвам итә.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә планда каралган 112 объектның 9 да капиталь ремонт бара, бу объектларда капремонт 2019 елда төгәлләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International