Казанның боз шәһәрчегенә 200 мең кеше килгән

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

“Казан” гаилә үзәгендә урнашкан боз шәһәрчегенә барлыгы 200 мең кеше килгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шәһәр Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

Казанда үзәк чыршы мәйданчыгы һәм Боз шәһәрчеге 27 декабрьдә ачылды.

“Казан” гаилә үзәгендә урнашкан чыршы мәйданында көн саен Яңа ел чаралары булып торды. Ачылышыннан алып бүгенге көнгә кадәр санасак, 200 мең кеше килгән. Мәйданчык, минемчә, уңышлы җирдә урнашкан”, - диде Азат Абзалов.

“Казанда “Паркларда кыш” программасы әзерләнде. Шуларның унтугызында 140лап чара узды. Бу әле программа бетте дигән сүз түгел, Иске Яңа елга да багышланган чаралар булачак. Кышкы сезонда Боз шәһәрчеге, җиде чаңгы трассасы һәм 77 каток та эшләячәк”, - диде спикер.

“Программаларны төзегәндә, казанлыларның да фикерләрен исәпкә алдык. Быел да без тәкъдим-теләкләр кабул итәргә әзер”, - диде Азат Абзалов.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International