Россия буенча Татарстанда бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Россия буенча бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м. Россия буенча уртача күрсәткеч - 25,2 кв. м. Бүген бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Коллегия ведомствоның 2018 елда эш йомгакларына һәм 2019елга бурычларын багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.   

Нотыгында Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда соңгы 8 ел эчендә ел саен 2 млн.400 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (2018 елда - 2 млн. 409,9 мең кв. м).

Ипотека кредиты турында ТР Төзелеш минситрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2018 елның 11 ае эчендә бирелгән ипотека кредитлары саны 31,4%ка арткан (2018 елның 11 ае эчендә барлыгы 48 мең 808 кредит, 2017 елның 11 ае эчендә – 37 мең 144 кредит).

Торак төзелешендә иң катлаулы бурычларның берсе - өлеш кертеп торак төзегәндә алданучылар мәсьәләсе, диде Ирек Фәйзуллин.

2018 елда 424 өлеш кертеп торак төзүче өчен 5 объект гамәлгә кертелгән. 2007 елдан 2018 елга кадәр 116 проблемалы объект эксплуатациягә тапшырылган.

2019 елда 840 өлеш кертеп торак төзүче өчен 12 проблемалы объектны  тапшыру каралган.

2021 елда бу мәсьәләне Татарстан Республикасы территориясендә тулысынча хәл итү планлаштырыла, диде министр.   

2014 - 2018 еллар эчендә күп фатирлы йотларга капремонт буенча 20дән артык норматив хокукый акт кабул ителгән.

Татарстанда 10 ел эчендә тулаем 10 мең 664 йорт ремонтланган, суммасы 58 млрд.847 млн. сум, шулардан 10 млрд 551 млн. сумы – федераль акчалар.  

2018 елда ТКХ тармагында уртача айлык хезмәт хакы 27 мең 649 сум тәшкил иткән.

Республикада уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру эше дәвам итә. 2015 елда паркларны һәм скверларны төзекләндерү эше башланган. 4 ел эчендә 328 объект төзекләндерелгән, болар - 264 парк һәм сквер, 43 яр буе, 6 мәйдан, 7 бульвар, 8 урам, суммасы - 8 млрд. 609 млн. сум.

«Уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Татарстан Республикасы 2017 елда РФ субъектлары арасында 1 нче урынны алган.

Ирек Фәйзуллин каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү турында да сөйләде.  

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте, бу ике төбәк операторы - «Гринта» ҖЧҖ һәм «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International