Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак.
Утырышта 2018 елда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эшенә йомгак ясалачак һәм 2019 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашачак.
Чара, иртәгә, 2019 елның 5 февралендә Попов ис. (Иннополис ш.) булачак. 14:00 сәгатьтә башланачак.
Утыршның турыдан-туры видеотрансляциясе Рәсми Татарстан сайтында урнаштырылган сылтамада булачак.