Алексей Песошин: Алабуга районы бүгенге көндә республиканың иң зур сәнәгать үзәкләренең берсе санала

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Алабуга районы бүгенге көндә республиканың иң зур сәнәгать үзәкләренең берсе санала, монда төрле сәнәгать предприятиеләренең шактый өлеше тупланган. Шул ук вакытта Алабуга үзенең бердәнбер тарихи-мәдәни һәм архитектура мирасын саклап калды. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга районы Советының хисап сессиясендә белдерде. Сессия барышында районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.

ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләгәнчә, Алабуга районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында 13 нче урында. Район үзе җитештергән товар җибәрү күләме буенча - 5 нче, тулай территориаль продукт буенча - 7 нче, уртача хезмәт хакы күләме буенча - 7 нче, торак төзелеше буенча 9 урынны били.

Республика икътисадына “Алабуга” махсус икътисади зонасы җитди өлеш кертә,  -  дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Аның территориясендә 30 резидент эшли, 6,6 эш урыны булдырылган. 2018 елда резидентларның табышы 78 млрд сум тәшкил иткән.

ТР Премьер-министры урта һәм кече эшкуарлыкка аерым игътибар бирергә чакырды.

“Алабуга” махсус икътисади зонасында “Синергия” индустриаль паркы төзелгән. Ул кече һәм урта бизнес субъектларына җитештерү мәйданчыклары, офис һәм складларны арендага бирә. Әмма мәйданчыклар 60%ка гына тулган. “Бүгенге көндә тулай территориаль продуктта урта һәм кече эшкуарлыкның өлеше 25,3% күләмендә - бу сезнең өчен җитәрлек дәрәҗә түгел”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры фикеренчә, Алабуга Татарстанның иң зур туристлык үзәкләреннән берсе. 2018 елда шәһәргә 500 меңнән артык турист килгән, бу 2017 елгы күрсәткечкә караганда 8%ка артыграк. “Туристларның тотрыклы агымы сезгә туклану һәм кунакханә хезмәтләре өлкәсендә, сувенир продукциясе җитештерүдә кече һәм урта бизнес проектларын үстерергә мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады ул.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Алабуга районының төп икътисади өлешен сәнәгать предприятиеләре формалаштыра, шуңа карамастан, аграр комплекс мәсьәләләре икенче планга калырга тиеш түгел. 2018 елда районның аграр комплексы тарафыннан 1,4 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу 2017 елдагы күрсәткечнең 80%ын гына тәшкил итә. Терлекчелек өлкәсендә мөгезле эре терлекнең баш саны һәм сөт җитештерү күләменең сизелерлек кимүенә юл куелган. Кече хуҗалыклар үсешенә өстәмә көч бирергә кирәк.

ТР Премьер-министры сәламәтлек саклау өлкәсендә районның җитди казанышлары бар, дип өстәде. Узган елда 4 сәламәтлек саклау объекты яңартылган.

Шулай ук Алексей Песошин демография өлкәсендә уңай күрсәткечләрне билгеләде. Узган елда районда халыкның табигый үсеше 78 кеше тәшкил иткән.

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр иткәнчә, хисап елында район 2млрд сумнан артык инвестиция җәлеп иткән. Консолидацияләнгән бюджет кереме күләме 2,23 млрд сум тәшкил иткән, бу алдагы елдан 8,6 %ка күбрәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International