Марат Әхмәтов: Татарстанда 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. метр торак сафка кертелгән

9 февраль 2019 ел., шимбә

Бүген Татартан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләренә техниканы әзерләү турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне Татарстан районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчү комплексы катнашачак. 

 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләре буенча бөтен техника 1 апрельгә ремонтланып бетерә тешле, машина-тракторлар паркы да әзер булырга тиеш. 

"Бүгенге көндә республикада 64 проценттан артык трактор, 78 процент культиватор һәм чәчкеч, 25 % комбайн ремонтланган", - диде Марат Әхмәтов. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, ремонт эшләренчә 3 млрд. сумнан артык акча кирәк, шул исәптән язгы кыр эшләренә - 1,8 млрд. сум. 

Бүгенге көнгә техника өчен запас өлешләр сатып алу күрсәткечләре Әлмәт, Чүпрәле, Чирмешән, Югары Ослан, Питрәч районнарында ким. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, тиешле игътибар булмаса, уңыш та ким була. Чәчкечләр буенча 80 процентлык әзерлек, тагын 1249 берәмлекне төзекләндерергә кирәк. 

Ул шулай ук Чаллы, Азнакай .Сарманда ремонт предприятиеләренең тулы куәттә эшләүләрен искәртте. 

Зәйдә махсус ремонт цехы ачылган - чөгендер казу техникасы һәм тракторлар (2018 елның 27 декабрь көнендә). 

Узган елда авлы хуҗылыгы җитештерүчеләре 4 млрд. сумга 2 меңнән артык техника һәм җиһазлар сатып алган (шул исәптән 202 трактор, 180 комбайн). 

Техник модернизация программасы буенча 1,5 мең берәмлек авыл хуҗалыгы  техникасы 1,3 млрд. сумга субсидияләнгән. Агымдагы елда әлеге программа дәвам ителә, бу максатта 2 млрд. сум бүлеп бирелгән, диде министр. 

Ул билгеләгәнчә, "Росагролизинг" аша "Техника паркын яңарту" программасы буенча 840 млн. сумга техника төзекләндерлегән. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бу эшләргә җитди игътибар итәргә кирәк. Техниканы әзерләү эше системалы булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген тикшерергә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования