Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында катнаша

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45 нче утырышында катнаша.

Шулай ук анда Татарснанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе Шамил Гафаров катнаша.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

ТР Дәүләт Советы президиумы тарафыннан көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгарыла, шул исәптә 17 республика закон проекты, 16 федераль закон проекты.

16 закон проекты беренче укылышта каралачак.

Бюджет, Экология, Сайлау кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алышу көтелә. Шулай ук, ТРда җирле үзидарә турында, ТРда гражданнар мөрәҗәгатьләре турында, ТР Хисап палатасы турында, Татарстанда сәнәгать сәясәте турында, Татарстан территориясендә автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеге турында закон проектлары чыгарыла.

Парламентарийлар Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында, ТРда күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү үткәрү турында, Татарстанда мәдәни мирас обектлары турында һәм башка закон проектларын да караячак.

Республика закон проектларының берсе икенче укылышка тәкъдим ителә. Бу ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү һәм Татарстан Республикасында адреслы социаль ярдәм турында үзгәрешләр кертү буенча закон проекты.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның 2018 елда кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше буенча доклады, шулай ук Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның полиция эше буенча хисабы тыңланачак.

Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән профильле парламент комитетлары рәисләре Шакир Ягудин һәм Леонид Якунин чыгыш ясадылар. 

Нәтиҗәдә көн тәртибенә 55 мәсьәлә кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International