Алексей Песошин: Без хәрби-интернационалистларны бик хөрмәт итәбез

2019 елның 15 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

“Бу  сугышлар һәм конфликтлар Россиядә яшәгән 100 меңләгән кеше язмышына кагылды. Әфганстанда гына да 15 мең чамасы кеше һәлак булды. Безнең ил әләме астында хәрби-интернациолистлар сугышкан башка “кайнар нокталар” да булды. Хәрби конфликтларда катнашучылар батыр һәм нык булуларын күрсәтте.

Бүген алар һәлак булган иптәшләрен искә ала.Алар безнең гражданнарның исендә мәңге саклана һәм хөрмәткә лаек!

Һәлак булган хәрбиләрнең батырлыгы алдында баш иям. Без хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, һәлак булганнарның гаиләләре турында онытырга тиеш түгел.

Без ветераннарны кайгыртырга һәм аларга игътибарлы булырга, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.

Ватаннарыннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Татарстан хәрбиләрен ихлас котлыйм. Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Шулай ук аларның туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерәм”. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International