Рөстәм Нигъмәтуллин татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

2019 елның 23 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин татарстанлыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады

“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, - диелә котлау текстында. -Хәрби хезмәткәр, Ватанны саклаучы илебезнең күпгасырлык тарихы дәвамында һәрвакытта да тирән хөрмәт казанды, ватандашларының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тойды. Уртак тамырлар һәм язмышлар, уртак мәшәкатьләр һәм мәнфәгатьләр халык һәм армияне берләштерә торган иң ышанычлы төен булды һәм шулай булып кала да.

Ватанны саклаучылар көне - ул Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбиләре өчен генә түгел, ә үз иленең ватанпәрвәре саналган, “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” кебек төшенчәләр аерым мәгънәгә ия булган һәркем өчен дә зур бәйрәм.

Бу бәйрәм Ватанны саклаучылар, бүген дә сугышчан вахтада торучылар яки Россия армиясе сафларына кушылырга әзерләнүчеләргә, шулай ук тыныч тормышта фидакяр хезмәтләре белән иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итүчеләр, бөек Россиянең данын һәм куәтен ныгытучылар, тынычлык сагында торучыларга тирән хөрмәт билгесе булып тора.

Барыннан да элек авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбриклисе килә. Аларның данлы героик традицияләрен локаль сугыш һәм бәрелешләрдә катнашучылар дәвам итте. Бүген без Сирия Гарәп Республикасында халыкара террорчылыкка каршы батырларча көрәшүче яшьләребез белән горурланабыз. 

Россия Федерациясенең оборона сәләтен күтәрүдә Татарстан Республикасы да сизелерлек өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгый комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы, армия һәм флотны заманча кораллар һәм техника белән тәэмин итеп, иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.

Бүенге бәйрәм көнендә хәрби хезмәткәрләр, аларның хатыннары, әти-әниләре, балаларына һәм барлык татарстанлыларга күкләребезнең һәрвакыт аяз булуын, нык сәламәтлек, уңышлар, иртәгесе көнгә ышаныч  телим".

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International