ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы алдагы чәчү кампаниясенә әзерлек турында хәбәр итте

2019 елның 23 феврале, шимбә

Агросәнәгать предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгы техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү турыда бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Министр язгы кыр эшләре чорында традиция буенча куркынычсызлык айлыгы игълан ителүен искәртте. Барлык җитәкчеләргә хезмәт иминлегенә зур җаваплылык белән карарга һәм хәл итәргә кирәклеген әйтте. Агросәнәгать комплексында инженер-техник персоналның эше Дәүләт техник күзәтчелеге белән бәйләнештә. Аның территориаль органнары барлык муниципаль районнарда бар, диде ул.

атарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда чәчү кампаниясен үткәрү өчен авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 11 меңнән артык трактор бар, әмма бу сан норматив ихтыяҗның 60 процентын гына тәшкил итә. Шуңа күрә районнарда шәхси хуҗаларның потенциалын куллану мөһим, ә бу 13 мең чамасы трактор, диде министр.  

«Бүгеннән шәхси хуҗалык тракторларын җәлеп итү эшләрен башларга кирәк. Түләү формасын алдан килешү зарур», - диде Марат Әхмәтов. Аның фикеренчә, бары тик барлык хезмәтләрнең бергәләп эшләве генә язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару мөмкинлеге бирәчәк, җәлеп ителгән техника һәм җиһазларны куркынычсыз куллануны тәэмин итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов министр докладын шәрехләп, шәхси хуҗалыклардагы техника – ул зур резерв диде. «Аларны кыр эшләренә активрак җәлеп итәргә кирәк. Бу алар өчен өстәмә хезмәт хакы булачак. Техника арендалау – яхшы практика. Бу машина сатып алу һәм аны карап тотуга караганда яхшырак», – диде Татарстан Президенты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International