Алексей Песошин Казанда махсуслаштырылган балыкчылык һәм аучылык күргәзмәсен ачты

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында “Балыкчы. Аучы” 13 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылышы узды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

“Күргәзмә илнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән актив ял итәргә яратучыларны һәм белгечләрне берләштерде. Ул аучылык һәм балыкчылыкны популярлаштыруга, экотуризмны үстерүгә, яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән”, - дип ассызыклады Алексей  Песошин.

“Күргәзмә белән кызыксыну елдан-ел арта бара. Бүгенге күргәзмәдә 8 меңнән артык кеше катнашуы шуны дәлилли. Алар - Россиянең төрле төбәкләреннән килгән тармак компанияләре вәкилләре, спортчы-балыкчылар. Күргәзмәдә 70 тән артык компания үз продукциясен тәкъдим итте.”, - диде ТР Премьер-министры.

Күргәзмәдә балыкчылар һәм аучылар өчен заманча техника һәм җайланмалар тәкъдим ителгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International