Татарстанда “Лукойл” ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына гаризалар 15 марттан 31 июльгә кадәр кабул ителә

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Татарстанда "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең унынчы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан ителде. Грант фонды быел 25 млн сум тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Быел гаризалар 15 марттан 31 июльгә кадәр кабул ителә. Гаризалар "Экология", "Рухилык һәм мәдәният", "Спорт" номинацияләре буенча тапшырыла.

Конкурсны “РИТЭК” ҖЧҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды оештыра. Бәйгенең төп максаты - территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә җирле берләшмәләрнең проектлары һәм инициативаларына ярдәм итү, актив граждан һәм оешмалар артуына шартлар тудыру. Җиңүчеләр сентябрьдә тантаналы чараларда бүләкләнәчәк.

Тугыз ел эчендә 6074 гариза тапшырылган булган, 1253 җиңүче билгеләнгән. Алар барлыгы 220 млн сумнан артык грант белән бүләкләнгән.

Шулай ук тугыз ел эчендә конкурста республиканың барлык районнары да катнашкан. 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы арасында иң активлары – Казан, Яр Чаллы, Аксубай, Яңа Чишмә, Менделеевск районнары. “Гаризалар саны буенча алар лидер. Ә Ютазы, Әлки, Балык Бистәсе районнары сүлпәнрәк”, - диде Зарипова. Аларны да активрак булырга өндәде.

Менделеевскига килгәндә, Эльмира Зарипова андагы проект буенча, мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен спорт-сәламәтләндерү дәресләре үткәрелүен әйтте. Яңа Чишмәдә дә шундый ук проект гамәлгә ашырылган, анда коляскадагы 59 инвалид балага бассейнда шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган.

“Рухилык һәм мәдәният” номинациясендә ялгыз өлкәннәрне кайгырту, инвалидларның социаль адаптациясе, балалар, караучысыз калган ятимнәргә ярдәм итү, иҗади коллективларга ярдәм күрсәтүгә кагылган, “Спорт” номинациясендә массакүләм спорт төрләрен үстерү, балалар спорты һәм туризмын үстерү кебек проектлар кабул ителә.

 "ЛУКОЙЛ" җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына гаризаларны татар телендә дә тапшырырга була. Бу хакта “РИТЭК” ҖЧҖ ширкәте генераль директорының персонал белән идарә буенча урынбасары Олег Богатов хәбәр итте.

Конкурсның положениесе катнашучы барлык төбәкләр өчен бертөрле булуын билгеләп узса да, ул гаризаларны татар телендә дә кабул итәчәкләрен инкарь итмәде.

Шулай ук, Олег Богатов, былтыр катнашып җиңүгә ирешмәгән проектларны бераз камилләштереп, быел яңадан тәкъдим итеп булуын әйтте. Оештыручылар сүзләренчә, бу мәсьәләдә чикләүләр юк.

Олег Богатов бәйгедә дини оешмалар катнаша алмавын искәртте. “Җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар дини берләшмәләр мәнфәгатьләрен тәкъдим итә алачак”, - дип аңлатты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International