Алексей Песошин: Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе төзелеш объектларының чыдамлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм капитал кертемнәрнең нәтиҗәлелегенә ярдәм итә

2019 елның 15 марты, җомга

Бүген Казанда Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәне ачып, Игорь Манылов Татарстанга кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. “Минем монда күргәнемчә, һәр җитәкче үз урынында, актив үсәргә, яңа юнәлешләрне үзләштерергә, белем һәм мәгълүмат алырга тырыша”,- дип ассызыклады ул.

Хәзерге вакытта 14 900 проект экспертиза уза, һәркөнне Баш дәүләт экспертизасы идарәсе системасына 100 проект керә. Игорь Манылов сүзләренчә, экспертлар төзелеш өлкәсендә инвестицион проектларда якынча 430 млрд сумга еллык экономияне тәэмин итәләр.

Киңәшмә барышында Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстанда урман-парк яисә яшел зоналарны проектлауда төп проблема булып, проектлаучыларның ведомствога соңгы стадиядә генә мөрәҗәгать итүләре тора.

Алексей Песошин, үз чиратында, төбәк киңәшмәсендә катнашучыларны сәламладе һәм үз вакытында күтәрелгән мәсьәләләр өчен рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, “дәүләт экспертизасы - ул төзелеш объектларының чыдамлыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм капитал кертемнәрнең нәтиҗәлелегенә ярдәм итүче күптән формалашкан институт”.

Татарстан Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе белән зур объектлар төзелеше, аерым алганда, хәрби-сәнәгать комплексы, нефть чыгару, нефть, газ, химия сәнәгате, юл төзелеше һәм башка социаль мөһим объектлар буенча уңышлы хезмәттәшлек итә, дип билгеләде ул .

Алексей Песошин фикеренчә, Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе органнары проект-смета документларын тикшерү барышында башкара торган, проектлау вакытында җибәрелгән хаталарны төзәтү кебек чаралар комплексы, төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларның сыйфатына уңай йогынты ясый.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, төрле программаларны һәм объектларны гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү бик мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International