Рәсми Татарстан сайтында VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар сессиясен интернет-трансляцияләү оештырылачак

2019 елның 15 марты, җомга

Иртәгә, 2019 елның 16 мартында, Рәсми Татарстан сайтында VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар сессиясен интернет-трансляцияләү оештырылачак. 

Пленар утырыш Казанда «Корстон» КРККда узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Утырыш 10:00 сәгатьтә башланачак. 

VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены бу көннәрдә (14-16 март) Татарстанда бара. Форум эшендә Россиянең 39 төбәгеннән 800ләп кече бизнес һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International