ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда 93,5 мең тонна минераль ашламалар тупланган - планның 46% 

2019 елның 16 марты, шимбә

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләрен финанслау һәм минераль ашламалар туплау барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, киләчәк уңыш финанс тәэминатка бәйле, үз чиратында аның яртысыннан артыгы - займ акчалары. Республикага льготалы кыска вакытлы субсидияләр лимиты килде, бу 11 млрд сумнан артык кредит җәлеп итүне мөмкин итә. Бүгенге көнгә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 8,5 млрд. сумнан артыкка 85 гаризаны раслаган - бу 9,6 млрд сумлык 118 кредитка гаризаның 90 проценты. 

Язгы кыр эшләре алдыннан бюджеттан төрле максатка 6 млрд. сумлык субсидияләр юнәлтелә. Алардан 2,8 млрд. сумы инде бирелгән. Әмма министр бюджет акчаларын активрак кулланырга кирәклеген билгеләде. 

Быелгы уңышка бер гектарга 70 кг ашлама исәбеннән минераль ашламалар туплау кирәклеге билгеләнгән. Бүгенге көнгә республикада бары 93,5 мең тонна яки бер гектар чәчүлек мәйданына 32,5 кг минераль ашлама тупланган - бу планның 46 проценты гына.

Иң күп ашлама туплаган районнар: Зәй (гектарга 70 кг), Тәтеш (65 кг), Сарман (60 кг), Саба һәм Әтнә районнары (58 әр кг) . Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим һәм Буа районнары гектарга 40 кг дан артык ашлама әзерләгән.

Кызганычка, чәчү эшләрен башларга бер ай калганда, гектарга 20 кг дан да аз ашлама белән калган районнар бар. Аерым алганда, Әгерҗе, Чирмешән, Апас, Кама Тамагы, Теләче һәм Югары Ослан районнары турында сүз бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International