ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстан Республикасында 642 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган

2019 елның 23 марты, шимбә

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 295 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 млн. 70 мең сумлык 53 карар чыгарылган.  Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 242 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, 22 мартка республикада 642 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 26,5%ы.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең кв.м. булган 838 фатирлык 165 йорт файдалануга тапшыру карала. 2019 елның 22 мартына статистика органнарына 1 мең 628 фатирлык 29 йорт буенча (мәйданы 95,3 мең кв. м) хисап тапшырылган. Калган 136 объекттан 57 объект әзер диярлек, 27 объект – уртача әзерлектә, 52 объектта эшләр күп әле.

2019 елда 309 ятим бала яллау шартнамәләре буенча торак урыннары белән тәэмин ителәчәк, бүлеп бирелгән акча 373 млн. 231,9 мең сум.  

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 32 күп балалы гаилә. 22 мартка 32 күп балалы гаиләгә, 9 чернобыльчегә һәм 11 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 236,1 мең кв.метрлы  30 йорт файдалануга кертелгән. Калган 101 торак йорт буенча 48 объект әзер диярлек, 35е – уртача әзерлектә, 18ендә эшләр күп әле.  

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада пландагы 7 мең 325 йорттан 2 мең 390 объект эксплуатациягә тапшырылган.

22 мартка җирлекләр Советларының (башкарма комитетлары) биналарын төзү өлешендә 11 объектның 6сында эшләр оештырылган. Бер объектта әзерлек эшләре бара (Тәтеш районы), 5 объектта – фундамент корыла  (Актаныш, Буа, Чүпрәле, Саба, Сарман районнары).

«2018-2019 елларга ясле урыннары белән балалар бакчалары төзү» программасы кысаларында 29 объект планлаштырылган (2018 ел – 15 объект, 2019 ел – 14 объект). Бүгенгә эшләр 26 объектта бара. Программа үтәлеше – 22%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International