Рөстәм Нигъмәтуллин Түбән Камада “Пионер” индустриаль паркында булды

2019 елның 12 апреле, җомга

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Түбән Камада “Пионер” индустриаль  паркында булды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча парк территориясендә 5 компания-резидент эшли, 125 эш урыны булдырылган, җибәрелгән продукциянең күләме 547,7 млн сум тәшкил иткән.

Паркның гомуми мәйданы 9,25 гектар. Монда барлык биналарга тулысынча капиталь ремонт ясалган. Реконструкцияләү һәм ремонтлауга 200 млн сум акча тотылган.

Бүген “Пионер” индустриаль  паркында “Роскамасталь” заводы ачылды. Бу Россия-Кытай заводы. Предприятие өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резиденты булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International