Рөстәм Нигъмәтуллин: Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим механизм булып тора

12 апрель 2019 ел., җомга

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты.

Форум Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында уза (Лемаев пр.,14).  Анда чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1 меңләп кеше катнаша.

“ЭТО ТО, СЭР!” инвестицион форумның модераторы - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форумда катнашучыларга  төбәкләрдә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрен (ТОСЭР), шул исәптән Түбән Камада өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясен булдыру турында фильм күрсәтелде.

Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Россиядә барлыгы 100 өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган, шуларның 5се -Татарстан Республикасында.

Рөстәм Нигъмәтуллин форумда чыгыш ясап, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе икътисадка инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим механизм булып тора, дип билгеләде.

“Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе барлыкка килү вакытыннан алып республика резидентлар җәлеп итү буенча бай тәҗрибә туплады. Бүгенге көндә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре 5 моношәһәрдә эшли, аларда 56 резидент теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования