Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә

2019 елның 13 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

2019 елгы программа белән 1 мең 83 күп фатирлы йорт буенча проект-смета документациясе эшләү каралган, шул исәптән 2020 елда капиталь ремонт ясалырга тиешле 192 йорт буенча да.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 31 объектка капремонт каралган. Финаслау күләме 49 млн. 345,82 мең сум. 11 апрельгә 31 объектның 14ендә эшләр оештырылган. 1 объект әзер.

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасына 9 бина кертелгән. Финанслау күләме 112 млн. 415,7 мең сум. 11 апрельгә 9 объектның 5сендә эшләр бара.

Ирек Фәйзуллин яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту барышы турында да хәбәр итте. Планда 26 яшүсмерләр клубы. Финанслау күләме 100 млн. сум. 11 апрельгә 26 объектның 25ендә эшләр бара.

Моннан тыш, пландагы 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән 3сенә  капиталь ремонт ясала. Финанслау күләме 121 млн. 300,0 мең сум.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт 33 объектта планлаштырылган. Финанслау күләме 49 млн. 457,2 мең сум.

12 апрельгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ведомтсвосындагы учреждениеләргә капиталь ремонт буенча 22 объекттан 3 райондагы 3 объектта эшләр тәмамланган, 19 объектта эшләр оештырылган.

Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау объектларына, медицина җайланмалары һәм җиһазлар белән тәэмин итеп, капиталь ремонт дәвам итә. Финанслау күләме 70 млн. 924,23 мең сум. Планда 9 сәламәтлек саклау объекты. 12 апрельгә 2 объектта эшләр тәмамланган. 9 объектның 7сендә эшләр дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин чүп-чар җыю, чыгару һәм каты калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары эше турында да сөйләде. Һәр оешмага аерым территория яисә эшчәнлек зонасы билгеләнгән.  

Рөстәм Миңнеханов чүп-чар чыгару буенча төбәк операторлары белән эшләүне аңлату өчен муниципаль районнар белән аерым видеоконференция уздырырга тәкъдим итте.   

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, «Чиста су» федераль программасында катнашу өчен Татарстан территориясендә су белән тәэмин итү объектларын барлау уздырылачак, шуннан соң киләсе ел программасы формалаштырылачак.   

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук муниципаль районнар башлыкларына җәмәгать киңлекләре проектларын гамәлгә ашыру өчен төгәлрәк документация тапшыруларын сорап мөрәҗәгать итте («Хәзерге заман шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International