Алексей Песошин РФ Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе Валентина Казакова белән очрашты

18 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Валентина Казакова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Очрашуда миграция эшен, хезмәт базарын оештыру, шулай ук үзе теләп ялланган бүлекчә хезмәткәрләренә өстәмә премияләр тапшыру турында мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Валентина Казакова ТР территориясендә миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования