ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Бүгенгә республикада гектарына 47 кг минераль ашламалар тупланган

2019 елның 19 апреле, җомга

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы турында хәбәр итте. Киңәмшәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Министр хәбәр иткәнчә, республиканың бөтен районнарында да уҗым культураларын һәм күп еллык үләннәрне ашлау эше актив бара. Бүгенге көнгә 500 мең гектарга якын җирдә ашламалар кертелгән. бу планның 46 %, шул исәптән 287 мең гектар мәйданда уҗымнар, 192 мең гектарда - күп еллык үләннәр. 

Зәй, Сарман, Тукай районнарында уҗым кульутараларына ашлама кертх эше берничә көн элек тәмамланган. Актаныш, Әлки, Тәтеш һәм Ютаәы районнарынңа да эшләр тәмамланып килә. 

Алдагы берничә көндә 2,85 млн. гектар җирне тормаларка кирәк. Әлеге эш әоегә 800 тең гектардан артык мәйданнарда башкарылган, шул исәптән уҗымнар - 78 мең гектар (14 %), күп еллык үләннәр -  205 мең гектар (42 %). 

Бүгенге көнгә арпаны иртә чәчү эшләре Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чистай һәм Ютазы районнарында башланды. 

Министр уҗымнар хәле катлаулы булуын искәртте. көз уҗымнар өчен начар иде, кышка уҗымнар хәле бик әйбәт түгел иде, ди. 

ТР авыл хуҗылыгы министры сүзләренчә, чәчү кампаниясенә чыгымнарның 40 проценты минераль ашламаларга туры килә. Узган ел гектарына 70 кг файдалы матдә туплау максаты куелган иде. Бүгенге көнгә республикада гектарына 47,2 кг файдалы матдә туры килә. Зәй, Тукай, Тәтеш, Балтач, Саба, Әтнә, Сарман, Нурлат районнары уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Шул ук вакытта Әгерҗе, Чирмешән, Апас, Яңа Чишмә, Теләче районнарында вәзыять тискәре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International