Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында 2018 елда Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап бирде

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2018 елда Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап иде. Хисапны ТР Премьер-министры Алексей Песошин бирде.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич һәм Фәрит Хәйруллович, депутатлар һәм чакырылганнар!

Республика Президенты тарафыннан Дәүләт Советына 2018 елда республика башкарма хакимияте органнарының эшчәнлеге турында хисап кертелде. Сезне республиканың социаль-икътисади үсеш перспективалары һәм төп нәтиҗәләре белән таныштырырга рөхсәт итегез.

2018 ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме 2 трлн 440 млрд сум, яки 2017 ел дәрәҗәсенә чагыштырма бәяләрдә 101,5% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы 102% тәшкил итә. Икътисад үсешенә төп өлешне сәнәгать җитештерүе һәм сәүдә тармаклары кертте. Авыл хуҗалыгында  продукция күләме  узган ел белән чагыштырганда бераз кимегән, 216,0 млрд сум, яисә 2017 елдагы белән чагыштырма бәяләрдә 97,1% тәшкил итә. Терлекчелек продукциясе җитештерү 1,8 процентка арткан һәм 114,3 млрд сум тәшкил итте.

Тормышның сыйфаты һәм икътисадның үсеше өчен яңа көч булып илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тора. Президент безнең алдыбызга зур бурычлар куя. Республика 46 федераль проектта катнаша. Аларны тормышка ашыру өчен өч ел эчендә 42 млрд бюджет акчасы җибәреләчәк, шул исәптә 32 млрд федераль бюджеттан.

Үз чиратыбызда, без республика программаларын тормышка ашыру аша халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча чараларны дәвам итәбез. Узган ел 38 программа гамәлгә ашырылды, аларга 41 млрд 600 млн сум җибәрелде.

2017 – 2018 еллар дәвамында Татарстан Республикасында, тулаем алганда, Россиядә кебек үк, туучылар санының кимүе күзәтелә. 2018 ел йомгакларына караганда, республикада 46 300 кеше туган. Бу нисбәттән гаиләләргә ярдәм итү, аларны ныгыту һәм яклауга, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калуга, гаиләнең ролен, ата-аналарның гаиләдә һәм җәмгыятьтә абруен арттыруга, гаиләдәге иминсезлекне профилактикалау һәм бетерүгә, гаиләдә тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар уздырылган.

2018 елның 1 гыйнварыннан бала табуны өстәмә стимуллаштыру максатларында ТР Министрлар Кабинетының “Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала тапкач бер тапкыр түләнә торган акча турында” карары кабул ителде. Анда Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирлегендә ким дигәндә өч ел яшәгән хатын-кызларга бер тапкыр акча бирү каралган: 25 яше тулмаган хатын-кызларга беренче балалары тугач – 50 мең сум; 29 яше тулмаган хатын-кызларга өченче бала тапкач – 100 мең сум.  Республика бюджетыннан 2018 елда авылда яшәүче  2 016 хатын-кыз мондый түләүне алган, шуларның 1 689ы яше 25 кә җитмәгән, 327есе  яше 29 га җитмәгән хатын-кыз.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – сәламәтлек саклау системасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.

Татарстан сәламәтлек саклау системасында  12 100 табиб, шулардан  6 733 кеше – амбулатор-поликлиника  учреждениеләрендә эшли; 33 866 урта баскычтагы медицина хезмәткәрләре, шулардан 15 937 кеше – амбулатор-поликлиника  учреждениеләрендә эшли.

Сәламәтлек саклауга узган ел 65 млрд сумнан артык акча җибәрелгән, шуларның 24 млрд сумы республиканың консолидацияләнгән бюджет акчасы хисабына. Авылларда 48 ФАП, 11 дәвалау амбулаториелары төзелгән, 7 объектта капиталь ремонт ясалган. Узган елда 22 мең кешегә югары технологияле ярдәм күрсәтелгән.

Мәгариф өлкәсен үстерү өстенлекле социаль бурыч булып кала. 2018 елда республиканың консолидацияләнгән бюджеты чыгымнарының 32%ы бу юнәлешкә киткән. Узган елда 10 яңа мәктәп төзелгән, хәзер 9 мәктәп төзелә, 28 мәктәптә капиталь ремонт ясалган. Быел 39 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

Мәдәният өлкәсендә узган ел “Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” проекты төгәлләнде. Бу “Яңарыш” республика фондының һәм шәхсән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең аерым казанышы. Барлыгы 59 объект реставрацияләнгән һәм 28 яңа музей объекты булдырылган.

Төзелеш-реставрация эшләреннән соң Казан циркы, Яшь тамашычылар татар театры, Габдулла Тукай әдәбият музее, Сынлы сәнгать дәүләт музееның заманча сәнгать галереясы, “Татар бистәсе” агач археологиясе музее ачылды.

Архив хезмәте үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. 2018 елда республика Дәүләт архивының яңа архив саклау бинасы төзелде. 21 муниципаль архивта капиталь ремонт ясалган.

Ел саен республикага туристлар агымы арта бара. Моңа истәлекле вакыйгалар, мәсәлән, футбол буенча ДЧ сәбәпче булды. Аны уздырган вакытта Татарстанга 36 илдән 300 мең турист килгән.

Социаль әһәмиятле бурыч булып торак төзелеше тора. 2018 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 410 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптә социаль ипотека программасы буенча – 438,0мең кв. метр (7 763 фатир).

Юл инфраструктурасы тормышның сыйфаты һәм икътисадның үсеше өчен әһәмиятле мәсьәлә санала. Гомумән юл эшләре программасы хисабына 2018 елда 103 км төбәк автомобиль юллары төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 320 км төбәк автомобиль юллары һәм 10 күпер ремонтланган. Бу максатларга 13 млрд сум акча юнәлтелгән.

2018 ел нәтиҗәлре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 630 млрд сум тәшкил иткән. 16,5 мең яңа эш урыны булдырылган, 675 млрд инвестицияләр җәлеп ителгән, шуларның 20 млрды 2018 елда.

Инвестицияләр җәлеп итү өчен өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) нәтиҗәле инструмент булып тора. Республикада алар бишәү. 2018 елда 45 резидент теркәлгән, алар 3 мең яңа эш урыны булдырган.

Агросәнәгать комплексын үстерү өстенлекле бурыч булып санала, 2018 елда моның өчен 20 млрд сум акча юнәлтелгән. 14 зур шәһәрдә һәм Питрәч районының Шәле авылында 17 агропарк төзү планлаштырыла.

Икътисадның әйдәп баручы секторларының берсе булып кече һәм урта эшкуарлык санала. Республикада 171 мең эшкуар эшчәнлек алып бара.

Хөрмәтле депутатлар! Хөкүмәтнең эшчәнлеге, беренче чиратта, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

Сезгә уртак уңышлы эшебез өчен рәхмәт белдерәм”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International