Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстанда 38 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм иҗтимагый эшлекле Илдус Мостюков, Россия Герое Газинур Хәйруллин, «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре вәкилләре катнашты.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 38 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Соңгы 4 ел эчендә аларның саны 2 мәртәбәгә кимегән. «Шуңа да ветераннарның көндәлек мәсьәләләрен хәл итү буенча персональ адреслы эш мөһим була бара. Без ветераннарга медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, аларның торак шартларын яхшырту, социаль ярдәм чараларын системалаштыру, мәдәни-ял итү һәм искә алу чараларын тәэмин итү буенча комплекслы эш алып барабыз», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, киләсе елга ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын уздырачак. «Бу күренекле датаны бәйрәм итүгә әзерлек барлык тармак хакимиятләре органнарының , барлык муниципаль берәмлекләрнең бурычы, һәр татарстанлының намус эше булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә республикда тантаналы чаралар, шул исәптән «Георгиевская ленточка» һәм «Үлемсез полк» акцияләре узачак. Бүген «Красная гвоздика» акциясе башланып китте.

«Безгә граждан инициативаларын хупларга кирәк, әмма шул ук вакытта җәмгыятькә моны көчләп такмаска кирәк. Республика кешеләре һәм кунаклары бу чараларда чын күңелдән катнашырлар дип ышанам», - диде ул.

ТР Президенты белдергәнчә, республиканың иҗтимагый тормышында «Отечество» берләшмәсе, «Патриот» үзәге, Ветераннар бергәлеге, Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, «Татарстана Геройлары» иҗтимагый оешмасы мөһим эш алып баралар. Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковка актив граждан позициясе һәм ил, Татарстан файдасына башкарган күп еллык тырыш хезмәте өчен аерым рәхмәтен җиткерде.   

Аннары Татарстан Республикасы мәдәният минстры Ирада Әюпова сугыш елларында Татарстаннан күчмә фронт театрлары һәм концерт бригадалары, күренекле татар мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре эше турында сөйләде. Шулай ук утырышта яшьләр оешмалары вәкилләре һәм Бөек Ватан сугышы ветараннары, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International