Копылов исемендәге билге, стипендия, бюст һәм мәктәп: ТР эшлеклесен ничек мәңгеләштерәчәкләр

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетында Виталий Копылов исемен мәңгеләштерү буенча Владимир Путинның йөкләмәсе турында фикер алыштылар. Утырыш бүген Казанда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды.

Виталий Копылов  1973-1994 елларда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының генераль директоры була.

Виталий Копылов бюсты Казанда, Авиатөзелеш районында узачак  “Мин күкне сайлыйм” чарасы кысаларында, 18 августта куелачак.

Моннан тыш, ведомство отличник билгесе һәм исемле стипендия  булдыру планлаштырыла.

Виталий Копылов хөрмәтенә Казанның Авиатөзелеш районында бер урам атала, анда мемориаль такта куелган. 2008 елда ТУ-160 стратегик бомбардировщикка В.Копылов исеме бирелә.

Шулай ук авиация югары уку йортлары студентларын Виталий Копылов исемендәге исемле стипендия белән бүләкләү тәкъдим ителә.

Казанның 62 нче мәктәбенә Виталий Копылов катнашында нигез салына һәм ул җитәкләгән завод акчасына төзелә. Мәктәпкә аның исемен бирү тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International