Алексей Песошин һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖ һәм Haier заводында булдылар

21 май 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген  Чаллыда булды.

Чаллыга килүенең төп максаты – Кытай  Халык Республикасы  Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнденең Татарстан Республикасында булуы программасы буенча эшләү.

Искә төшерәбез, Ван Юн әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе бүген  ике көнгә Татарстанга килде. Аларны “Бигеш”  халыкара аэропортында Алексей Песошин каршы алды.

Алексей Песошин озатуында  КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде “КАМАЗ” ГАҖ  җитештерү мәйданчыкларында булды, зур йөк машиналары эшләп чыгару һәм автозаводның башка продукциясе белән танышты.

Алга таба  суыткычлар җитештерүче Haier заводында булдылар.

Иртәгә, 22 майда,  КХР делегациясе  Казан вертолет заводында булачак, Казан Кремле территориясендәге архитектура һәм тарихи истәлекле урыннарны караячак. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования