Алексей Песошин Казанда узган регби матчында булды

2019 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ирләр командасы арасында регби буенча Россия Кубогына 1/8 финалында булды.

Казанның регби буенча “Стрела” клубы Краснодарның “Кубань” командасына 8:33 исәбе белән оттырды.

Матч Казанның Үзәк стадионында узды (Ташаяк ур., 2а).

Искә төшерәбез, Алексей Песошин регби буенча “Стрела” клубы президенты, шулай ук Россия Регби федерациясенең Югары советында.

Бүгенге уенны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов карады.  Шулай ук җанатарлар күп килгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International