ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: Татарстанда төп сабан культураларын чәчү тәмамланды диярлек

2019 елның 25 мае, шимбә

 Татарстан Республикасында төп сабан культураларын чәчү тәмамланды диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республикада барлыгы 1,75 млн. гектра чәчелгән (99%), шул исәптән сабан бөртеклеләр 1,0 млн. гектар (99 %). Тагын кукуруза - 21,2 мең гектар, кара бодай - 5,5 мең гектар, бер еллык үләннәр - 5,0 мең гектар, бәрәңге - 1,4 мең гектар, яшелчә - 300 гектар. 

Марат Әхмәтов шулай ук ашламалар кертү турында да хәбәр итте. Министр сүзләренчә, быел былтыргы күрсәткечләрне икеләтә арттыру максаты куелды (2018 елда - 1,3 млн. гектарга ашлама кертелгән). 

Шулай ук министр муниципаль районнарда күп еллык үләннәр хәле турында да хәбәр итте. 

Аннары Марат Әхмәтов кош-корт сатуда ветеринар документалр әһәмиятен ассызыклады. 

Кош гриппы таралмасын өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Россельхознадзор Идарәсе 1әм Баш ветеринария идарәсе белән махсус билгеләнгән урыннарда кош сатуны оештырды. 

Марат Әхмәтов шулай ук ТР авлы хуҗалыгы предприятиеләрендә эш хакы буенча бурычлар мәсьәләсенә тукталды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International