Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм республика кырларында саклану чараларын уздыру турында хәбәр итте

2019 елның 7 июне, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм республика кырларында саклану чараларын уздыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов шушы көннәрдә Татарстан буенча чәчүлекләрне кабул итү узуын әйтте. “Гомумән алганда басуларның торышы начар түгел, ләкин аларның потенциалын саклау өчен урынлы эшләү кирәк. Иртә язгы культуралар өчен бу чор чүп үләннәр белән көрәшүдә бик четерекле була”, - диде ул.

Шулай ук ул республикадагы күп кенә районнарның саклау эшләре белән яфракларны тукландыруны  берләштереп башкаруларын ассызыклады. “Алар нәтиҗәле һәм  массакүләм булырга тиеш.”.

Бүген барлык районнар да күпьеллык үләннәрне чабарга кереште, дип өстәде министр. Хәзергә беренче 10 тонна сенаж һәм 1 мең тонна печән әзерләнгән. Барлыгы быел 500 мең гектар мәйданнан терлек азагы әзерләү бурычы тора.

Алдагы атнада республиканың терлек азыгы әзерләү комплексын кабул итү комиссиясе оештырылган иде. Техниканың әзерлеге белән бергә терлек азыгын саклау урыннарын да карадылар. Барлыгы 700 заманча терлек азыгы җыю комбайннары һәм 430 үзйөрешле чапкычлар кулланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International