Татарстан Президенты Юлия Зарипова белән Алия Мостафинаны Лондонда Олимпиадада җиңү белән котлады

2012 елның 7 августы, сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган спорт мастеры Юлия Зарипованы, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничевны, ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салиховны, ТР буенча ЭЭМ ның җиңел атлетика буенча команда җитәкчесе Илдар Зариповны Лондонда Олимпиадада Татарстан спортчыларының җиңүе белән котлады. Юлия Зарипова 3000 м каршылыклы йөгерү буенча алтын медальгә ия булды.

“Билгеле булганча, кеше өчен иң зур һәм төп җиңү – ул үзеңне җиңү һәм Юлия аңа иреште. Талантлы спортчы барлык осталыгын, максатчан, көчле спорт характерына ия булуын күрсәтте, шәхси рекорд куйды һәм Олимпия чемпионы титулына ия булды. Россия, Ауропа һәм дөнья чемпионы, Татарстан җиңел атлеты бүген аңа тиңнәр булмавын раслады. Юлиянең Олимпия җиңүенә ирешүе – ул спортчының, аның тренерларының, спорт менеджерларының зур хезмәте һәм мин һәрберегезгә безнең республика һәм ил белән горурлану мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу Россиянең медальләр копилкасына мөһим өлеш кертү”, - дип билгеләп үтте республика Президенты котлау телеграммасында.

Татарстан Президенты шулай ук Россиянең атказанган спорт мастеры, Мәскәү гимнасты Алия Мостафинага да Лондонда Олимпиадада ярышларында алтын медаль алуы белән котлау җибәрде.

“Бу Олимпиадада Россия җыелма командалараның титуллы спортчысы буларак, сез көчле рухлы, максатчан, профессиналь булуыгызны күрсәтеп җиңүгә ирештегез. Махсус гимнастика җайланмасында искиткеч күнегүләр ясап, Сез ярышларны караучыларны гүзәл, нәзакатьле, һәр хәрәкәтне җиренә җиткереп башкарып сокландырдыгыз.

Җитди җәрәхәттән соң көч табып зур спортка кайтуыгыз һәм туган ил өчен югары дрәҗәгә ирешә алуыгыз куандыра. Әлбәттә, бу җиңүләргә остазыгыз Александр Сергеевич Александров һәм сезнең дус спорт гаиләгез үз өлешен кертте”, - диелгән Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International