Татарстан инвестицион климат рейтингында алдынгы урынга чыгу максатын куя

11 июнь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Россия төбәкләрендә инвестицион климаттагы милли рейтингта беренче урынга күтәрелергә тырышачак. Бу хакта Татарстанның Икътисад министры урынбасары Индира Киреева Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

Мәгълүм булганча, Татарстан быел бер позициягә өскәрәк күтәрелеп, икенче урын алган. “Бу гына әле җитеп бетми. Татарстан беренче урынга менәргә тиеш. Шуңа күрә эшлисе эшләр күп, үсәргә стимул бар. Һәр 44 күрсәткеч буенча җентекле анализ оештырачакбыз”, - диде Индира Киреева .

“Анализ ясалганнан соң, гомуми нәтиҗәләр буенча Министрлар кабинетында утырыш үткәрәчәкбез. Анда без алга таба эшләү комплексын төзеп, инвестклиматны яхшыртуга барлык көчебезне юнәлдерәчәкбез. Кабат беренче урыныбызны кайтару өчен тырышачакбыз”, - диде спикер.

2018 елның нәтиҗәләре буенча, инвестицион климатны яхшырту буенча зур эш башкарылган. “Бездә Юл картасы кабул ителде. Аның буенча һәр министрлык һәм ведомство җавап бирә һәм Россия төбәкләре арасында позицияне күтәрү өчен нинди чаралар эшләргә кирәк икәнен аңлый”, - диде ул.

Татарстан соңгы биш елда  Россия төбәкләренең инвестицион климат буенча милли рейтингында беренче өчлектән төшмәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования