Көзгә кадәр Лейпцигта Татарстан вәкиллеге ачылачак

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Германиянең Лейпциг шәһәрендә көзгә кадәр Татарстан Республикасы вәкиллеге ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кəримов Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

Әлеге килешүгә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ирешелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония федераль җирлеге Премьер-министры Михаэль Кречмер белән сөйләште.

“Фикер алышу вакытында якын арада Лейпцигта Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу турында да сөйләштеләр”, - диде Альберт Кәримов.

Альберт Кәримов сүзләренчә, вәкиллекнең рәсми ачылышы бер-ике айдан соң булачак.

Татарстан вәкиллеген Германиядә ачу эше Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән килештерелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International