Алексей Песошин һәм Юныс-Бәк Евкуров “Ингушетия” кораблен суга төшерүдә катнашты

11 июнь 2019 ел., сишәмбе

Бүген А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы территориясендә “Ингушетия “ 21631 проектының кече ракета корабы сериясеннән сигезенчесен суга тәшерү тантанасы узды.  

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Хәрби-диңгез флоты вәкилләре катнашты.

Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводы республиканың иң зур һәм илнең мөһим оборона предприятиеләренең берсе булып тора, дип ассызыклады Алексей Песошин үзенең чыгышында.

Ул билгеләгәнчә, завод илебезнең диңгез чикләрен саклый торган уникаль хәрби корабльләр төзеп, дәүләт өчен стратегик мөһим бурычларны уңышлы гамәлгә ашыра.

ТР Премьер-министры Россия Федерациясе Оборона министрлыгына  һәм Хәрби-диңгез флоты җитәкчелегенә флотны җиһазлау өчен Яшел Үзән заводы корабльләрен сайлаган өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук завод хезмәткәрләренә яхшы сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Хөкүмәте алга таба да заводка ярдәм итәчәк, дип ышандырды.

Аннары Алексей Песошин ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Яшел Үзән заводы 21631 проектының кече ракета корабльләрен  Россия Хәрби-диңгез флоты өчен 2010 елдан төзи. Алар “елга-диңгез”  классындагы күп максатлы корабль санала.  “Ингушетия корабле Кара диңгез флотында хезмәт итә башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования