ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда кимендә 1,8 млн. тонна азык берәмлеге әзерләргә кирәк

2019 елның 14 июне, җомга

Республика басуларындагы агымдагы кыр эшләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов билгеләп үткәнчә, бүген басуларда җаваплы чор башланды – уңышны формалаштыру чоры. «Хәзергә мөһим мәсьәлә – үсемлекләрне саклау һәм тукландыру. Бу эшләр чүп үләннәреннән, зарарлы бөҗәкләрдән арынырга, шулай ук үсемлекләрне файдалы элементлар белән тукландырырга ярдәм итә. Бурыч – вегетация чорында физик гектарларның 4 млн гектарын эшкәртеп өлгерү», - диде ул. 

Республикада культуралар төрле фазаларында эшкәртелә. Уҗым культуралары башак яра. Бу иң җаваплы чорларның берсе, чөнки агротехник чараларны дөрес кулланырга кирәк, диде Николай Титов. 

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, стационар эретмә нокталарында әзерләнгән номальләштерелгән суны куллану – төп таләпләрнең берсе. Бүген Әтнә, Кукмара һәм тагын берничә башка район бу эшкә җитди карый.   

Николай Титов терлек азыгы әзерләүгә дә аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, хуҗалыклар алдында терлек азыгы өчен беренче кат печән чабуны 20 июньгә тәмамлау бурычы куелган. «Республиканың бөтен территориясендә печән чабу өчен оптималь дәвер башланды. Тулаем тиешенчә кышлау өчен кимендә  1,8 млн. тонна азык берәмлеге әзерләргә кирәк», - диде Николай Титов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International