Алексей Песошин Чаллыда Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2019 елның 16 июне, якшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  бүген Чаллыда Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев озатуында ТР Хөкүмәте башлыгы милли стильдә бизәлгән,татар халкы көнкүрешен күрсәтүче “Әкият” һәм “Авыл” мәйданчыкларын карады, шулай ук алар халык һөнәрчелеге ярминкәсе белән таныштылар.

Алга таба кунаклар “КАМАЗ” интерактив зонасын карадылар, автомобильләр күргәзмәсе Чаллы автозаводының 50 еллыгына багышланган иде.

 Сабантуй ачылышы тантанасында Алексей Песошин Чаллы халкын бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  котлау сүзләрен укыды.

“Күп гасырлар дәвамында Сабантуй бәйрәме иң шатлыклы һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Татарлар кайда гына яшәмәсен, мәйданда бергә җыелу үзләрен милли мәдәниятнең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә”, - диелә котлау текстында.

Аннары Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International