Татарстанда бары тик Әлмәт һәм Түбән Камада гына су коенырга мөмкин

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Мариня Патяшина хәбәр итте.

“Бүгенге көндә 11 муниципаль пляж ял итү өчен кулланыла. Аларның бишесе Казанда, алтысы – Татарстан районнарында. Бүгенге көндә бары тик Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре пляжларына гына санитар-эпидемиологик бәяләмә бирелгән. Аларда гына су коену рөхсәт ителә. Калган пляжларда тиешле тәртипләр үтәлмәү сәбәпле рөхсәт алынмаган”, - диде республиканың баш санитар табибы.

Казанда биш муниципаль пляж бар. Болар – “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Комсомольский”, “Глубокое”, “Аккош күле”. Аларның берсенә дә бүгенге көндә су коену буенча рөхсәт бирелмәгән.

Моннан тыш, ике пляжда су күрсәткечләре начар: Дербышкидагы “Комсомольский” пляжында микробиологик күрсәткечләр рөхсәт ителгәннән артык, Идел елгасындагы “Локомотив” пляжындагы санитар-химик күрсәткечләр канәгатьләндерми. Яшел Үзән пляжында да микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләр начар.

Роспотребнадзор белгечләре су коену сезоны башланыр алдыннан һәм җәй буена суның сыйфатын тикшереп торалар. Май аеннан башлап августка кадәр су коену урыннарында атна саен суның микробиологик торышы тикшерелә. Айга ике мәртәбә санитар-химик күрсәтекечләр бәяләнә, айга бер мәртәбә паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр анализлана. Коену сезоны башланыр алдыннан бер мәртәбә яр буендагы ком да тикшерелә.


Быел Татарстанда ел башыннан бирле 14 кеше суга батып үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

“Статистика буенча карасак, тиеш булмаган урыннарда су коену, шулай ук исерек килеш суга керү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Быел су коену чорында җиде кеше суга батып үлде. Соңгы биш елдагы фаҗагилар санын карасак, динамика кимүгә таба бара. 2013 елда суга батып 185 кеше үлсә, 2018 елда 97 кешебезне югалттык”, - диде ул.

Батучалар саны нигездә су коену чорына туры килә. Бу вакытта инспекторлар кешеләр ял итә торган урыннарда булалар, су коенырга ярамаган урыннарга белдерүләр язып эләләр, әңгәмәләр уздыралар. Инспектор балалар белән профилиатик чаралар уздырылуына басым ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International