Алексей Песошин Россиядә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Мәскәүдә Россиядә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Утырышны РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары  Виталий Мутко уздырды.

Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары  Россия төбәкләрен үстерү буенча, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады.

“2019 елда төбәкләргә каралган 2 трлн 272,2 млрд сум бюджетара трансфертлардан 593, 8 млрд сумы нәкъ менә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк”, -  диде Виталий Мутко.

РФ вице-премьеры  сүзләренчә, 2020 елда Федерация субъектлары федераль бюджеттан милли проектларны гамәлгә ашыруга 645,7 млрд сум, ә 2021 елда 655,9 млрд сум алачак.

“Шуңа бәйле рәвештә, акчалар кыска вакыт эчендә конкрет башкаручыларга барып җитсен өчен, бюджет мөнәсәбәтләрен җайга салу мөһим”, - дип ассызыклады ул.

Шулай ук Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте дәүләт программасы форматында моношәһәрләрне үстерү буенча комплекслы чаралар өстендә эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International