Татарстан Хөкүмәте йортында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедовның Казанга килүе нәтиҗәләре буенча брифинг узды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Казан вертолёт заводында (КВЗ) “Ансат” вертолётларын Төрекмәнстанга сату мөмкинлеге карала. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Брифинг Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедовның Казандагы эш визиты нәтиҗәләренә багышланды.

“Бүгенге көндә Төрекмәнстан Президенты йөкләмәсе буенча, төрле очракта кулланыла торган “Ансат” вертолётларын Төрекмәнстанга сату мөмкинлекләре турында сөйләшүләр бара. Дәүләт, иң беренче чиратта, медицина һәм коткару хезмәтләре өчен каралган һава чаралары белән кызыксына”, - диде Альберт Кәримов.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры хәбәр иткәнчә, “Татнефть” ГАҖ  Төрекмәнстанга нефть чыгаруны ике тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк. Бу Төрекмәнстан өчен мөһим бурыч, бүгенгә анда якынча 12 млн тонна нефть чыгарыла.

Моннан тыш, “КАМАЗ” ГАҖ Төрекмәнстанда сервис үзәкләре челтәрен киңәйтәчәк.  Төрекмәнстандагы барлык машиналарны сервис белән тәэмин итүче өстәмә үзәкләр ачылуы планлаштырыла.

“Сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2020-2021 елларда Төрекмәнстанга өстәмә рәвештә тагын 2 мең берәмлек “КАМАЗ” маркасы техникасын, шул исәптән 800 үзбушаткыч, 300 борт машинасы, коммуналь билгеләнештәге махсус техника китерү мөмкинлекләре турында контрактка кул куелды”, - диде Альберт Кәримов.

Төрекмәнстан шулай ук Казандагы  “МВЕН” фирмасының авыл хуҗалыгы самолетлары белән кызыксынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International