26 июнь - Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

“Ел саен, БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча, 26 июнь Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаны билгеләүнең төп максаты – барлык дәүләтләр һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү.

Бүген бу проблема барлык илләргә дә кагыла.  Безнең илебез бу проблеманы хәл итү өчен халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив куллана, дәүләт наркотикларга каршы көрәш сәясәтен камилләштерү буенча дөрес адымнар ясый.

Татарстан Республикасында  наркоманиягә каршы көрәш һәм аны кисәтү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтүгә аерым игътибар ителә.

Без һәр кешене наркоманиягә каршы көрәштә җаваплылыкның үз өлешен алырга чакырабыз. Бары тик уртак көчләр белән генә, дәүләт һәм иҗтимагый структураларның мөмкинлекләрен туплап, наркомания үсешен туктатырга һәм наркотикларсыз җәмгыять булдыруга ярдәм итәргә мөмкин”, - диелгән мөрәҗәгать текстында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International