Алексей Песошин Татарстанда яңа подстанция ачылышында катнашты

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа подстанция -110 кВлы “Порт” подстанциясе ачылышында катнашты (Казан, Ш.Камал ур. 2).

Яңа  беренче цифрлы подстанция, 1957 елда файдалануга тапшырылган шул ук исемдәге подстанциягә алмашка булдырылган.

Алексей Песошин тантана барышында барысын да шушы истәлекле вакыйга белән котлады.

“Бу подстанция – яңа типтагы, Татарстан Республикасында беренче цифрлы подстанция  һәм ябык типтагы сигезенче подстанция. Ул “Нәфис Косметикс” АҖ, “Мелита” ҖЧҖ,  “Метроэлектротранс”, “Вахитов” станциясен, шулай ук Казанда яшәүче 18 меңгә якын кешене электр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ул яңа тоташтырулар өчен зур резерв ача. Мәсәлән, елга портында проектлана торган финанс-административ район өчен. Вахитов районының барлык төзелешләре дә башлыча бу подстанциягә бәйле булачак”,  - диде ул.

“Безнең подстанциядәге төп җиһазлар – үзебездә җитештерелгәннәр, бу бик сөендерә. Ул ышанычлылыгы белән аерылып тора. Барлык операцияләр дә автомат режимда эшли, персонал кирәкми”, - дип ассызыклады  ТР Премьер-министры.

Аннары Алексей Песошин алдынгы хезмәткәрләргә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чарада “Сетевая компания” ААҖ  генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм  компаниянең Директорлар советы әгъзалары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International