Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Акционерларның гомуми җыелышы тарафыннан 2018 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды, 2018 ел өчен еллык хисап һәм еллык бухгалтер (финанс) хисаплылыгы расланды. Акционерларга компаниянең GRI Standards халыкара стандартлары буенча әзерләнгән тотрыклы үсеш турында хисап тәкъдим ителде.

Акционерларның еллык гомуми җыелышында Директорлар советы һәм Ревизия комиссиясе сайланды, шулай ук 2019 финанс елы өчен компаниянең бухгалтер хисапларына мәҗбүри еллык аудит уздыру  өчен аудитор расланды.

Хисап елында компания куелган бурычларны уңышлы үтәде һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләрен яхшыртуның тотрыклы динамикасын күрсәтә. Бу уңышларга инновацион проектларны гамәлгә ашыру һәм гамәлдәге энергообъектларны модернизацияләү, шул исәптән интеллектуаль карарлар кертү нәтиҗәсендә ирешелгән.

 2018 елда компаниянең гомуми табышы 2017 елга караганда 7,9%ка арткан һәм 30,1 млрд сум тәшкил иткән. Чиста активлар 3,8 %ка арткан.

Директорлар советының беренче утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” Директорлар советының рәисе итеп сайланды,ә Директорлар советы рәисе урынбасары итеп Илшат Фәрдиев сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International