“Халык контроле” системасына 39 мең 327 мөрәҗәгать килгән

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 39 мең 327 мөрәҗәгать килгән. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27 %ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте.

“Беренче яртыеллыкта 39 меңнән артык мөрәҗәгать урнаштырылды. Бу 2018 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 27%ка күбрәк. Мөрәҗәгатьләр саны якынча өчтән бер өлешкә артты, гражданнарның активлыгы арта”, - дип сөйләде спикер.

Тимур Зарипов сүзләренчә, ярты ел эчендә системага 35,5 меңнән артык шәрехләмә килгән, үсеш 13% тәшкил иткән. Гражданнар мөрәҗәгатьләрне 95 мең тапкыр хуплаган (үсеш – 21%).

“Халык биргән бәяләмәләр саны 13%ка артып, 18 мең тәшкил итте. Хәзерге вакытта системаның 60 меңнән артык даими кулланучысы бар. Алар башка кулланучыларга киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирә, мәсәлән, теге яки бу проблема буенча кайсы категориягә мөрәҗәгать итәргә яки проблема тизрәк хәл ителсен өчен “Халык контроле” системасыннан тыш тагын кайда мөрәҗәгать итеп булуын аңлата”, - диде Тимур Зарипов.

Тимур Зарипов ассызыклаганча, системага тикшерү өчен көн саен 263 мөрәҗәгать килә, шуларның 30 %тан артыгы модерация таләпләренә туры килмәгәнгә күрә кире кайтарыла.

“Искәрмәләрне төзәткәннән соң, гражданнарның кабат җибәрелгән мөрәҗәгатьләре яңадан карала. Гадәттә мөрәҗәгатьләрне кире кайтару сәбәпләре булып, сыйфатсыз фотосурәтләр, кабатлану, проблеманы анык әйтеп бирә алмау тора. Кайчак бер мөрәҗәгатьтә берничә проблема күрсәтелә, яисә җибәрелгән мөрәҗәгать өчен системада тиешле категория табылмый”, - дип ачыклады ул.

Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү өчен системага дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарының 537 хезмәткәре җәлеп ителгән.

“Халык контроле” системасында “Социаль куркыныч хәлдәге гаилә” дип аталган яңа категория эшли башлаячак. Бу хакта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

“Социаль куркыныч хәлдәге гаилә” категориясен кертү планлаштырыла. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы категориянең модераторы булачак. Әлеге категориядә шәхесара мөнәсәбәтләр һәм балалар хокукларын яклауга кагылган проблемалар каралачак. Бүгенге көндә шундый мөрәҗәгатьләр Глонасс+112 аша килә”, - дип сөйләде  Сәрия Сабурская.

Ул билгеләгәнчә, агымдагы елның беренче кварталында системада “Цифрлы телевидение” дип аталган яңа категория барлыкка килгән.

“Бүгенге көндә килгән мөрәҗәгатьләр саны күп түгел, барысы 12, шуларның унысы  хәл ителгән. Тест режимында “Халыкны диспансерлаштыру” дип аталган яңа категория кертелде. Әлеге категориягә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактика тикшерүләре һәм диспансерлаштыру узу вакытында медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча хәбәрләр кабул ителә. Әлегә хәбәрләр юк”, - дип өстәде Сәрия Сабурская.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International