ЮИМ ФТУ Урбанистика югары мәктәбендә уку өчен Татарстан Республикасы Президенты грантын алуга конкурс игълан ителде

2019 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ЮИМ ФТУ Урбанистика югары мәктәбе һәм  Шухов Лаб белән берлектә, Татарстан Республикасы студентлары өчен «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» ЮИМ ФТУ халыкара магистрлык программасы буенча икенче грант конкурсы игълан итә. Программаның академик җитәкчесе – Барселонаның экс-баш архитекторы, Шухов Лаб җитәкчесе Висенте Гуаярт.

Сайлап алу йомгаклары буенча конкурсның 5 финалисты укырга керергә тәкъдим  ителәчәк. Бер грант 950 мең сумга кадәр булачак. Ул сумма ике ел буена уку өчен түләргә һәм ЮИМ ФТУ тулай торагында яшәргә җитәчәк.   Уку вакытында Татарстан студентлары киләчәктә Татарстан Республикасының актуаль шәһәр проблемаларын хәл итү нигезе булачак проектларны тикшеренү һәм эшләү белән мәшгуль булачаклар.  

Кандидатларны профессиональ жюри сайлап алачак. Аңа Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Барселонаның экс-баш архитекторы, Шухов Лаб җитәкчесе һәм «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» ЮИМ ФТУ халыкара магистрлык программасының академик җитәкчесе Висенте Гуаярт керә. 

Заявкалар 10 июльдән 10 августка кадәр кабул ителә.

Катнашу өчен заявканы urban.hse.ru/grant/ сайтында тутырырга кирәк. 

11 августта жюри әгъзалары 20 кеше сайлап алачаклар, алар икенче этапка эләгәчәкләр, 12 августтан 14 августка кадәр кандидатларның кара-каршы интервьюсы узачак, аның йомгаклары буенча 5 кеше укырга керергә тәкъдим  ителәчәк, тагын 5се, беренчеләрдән берәрсе баш тартса, резервка эләгәчәк.

Кандидатларны сайлап алу критерийлары:

1.            Татарстан Республикасында туган яисә яши;

2.            яше 20дән алып 35кә кадәр;

3.            укуга һәм тикшеренү эшчәнлегенә теләге зур булу;

4.            бөтен уку чорында уку белән эшне бергә алып бармау мөмкинлеге булу (2019 елның сентябре - 2021 елның июне);

5.            телдән һәм язмача инглиз телен белү дәрәҗәсе (Advanced түбән түгел);

6.            түбәндәге өлкәләрдә бакалавр яисә белгеч дипломы булу: Архитектура, Шәһәрне планлаштыру, Дизайн, Инженерлык эше, Социология, География, Мәгълүмат технологияләре.

Программа турында:

«Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» программасы шәһәрне үстерү өлкәсендә Россиядә әйдәүче мәгариф һәм тикшеренү үзәкләренең берсе – ЮИМ ФТУ Урбанистика югары мәктәбендә гамәлгә ашырыла.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International