ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Утырышның төп темасы – “Нерест” операциясенә йомгак ясау, шулай ук беренче яртыеллыкта ведомствоара район төркемнәренең эшенә нәтиҗә ясау иде.

Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы катнашучыларының докладлары тыңланды.  Аерым алганда, ТР буенча су биологик ресурсларын саклау һәм күзәтчелек, дәүләт контроль бүлеге һәм Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Мишә елгасында бергә уздырган рейд турында.

Аерым игътибар автомобиль юллары буенда законсыз балык продукциясен сатуга бирелде.

Утырыш барышында су объектларында браконьерлар корылмаларын ачыклау буенча эшне көчәйтү кирәклеге билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International