Татарстанда пландагы торакның 61 %ы - 1,5 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2019 елның 27 июле, шимбә

Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин  җиткерде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 26 июльгә булган мәгълүматлар буенча, статистика органнарына мәйданы 147,8 мең кв. м булган 2 553 фатирлы 73 йорт буенча хисап тотылган.

Шулай ук быел биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә барлык гаиләләргә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Шулай ук 21 чернобыльчегә, 18 мәҗбүри күченүчегә, Ерак Төньяктан күчкән кешегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Министр хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 58 йортның 30ы югары, 28е уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

Татарстан буенча шәхси торак төзелеше өлешендә планлаштырылган 7 325 йортның 5 336сы файдалануга тапшырылган.

Газлаштыру фонды линиясе буенча эшләр дәвам итә. Халыкны су белән тәэмин итү кысаларында 120,5 км торба үткәргеч төзелгән (планның 56 %ы), 24 су башнясы (57%ы) урнаштырылган, 24 скважина борауланган (73 %ы). Моннан тыш, Татарстанның 64 бюджет учреждениесе котельныйларында 119 казанны алыштыру планлаштырыла. Бүгенгә 61 объектта 114 казан демонтажланган, 51 объектта 100 казан монтажланган (84 %ы).

Шулай ук республикада 6 сыер фермасы, 31 силос-сенаж траншеясы төзелгән. 48 сыер фермасында, 16 машина-трактор лар паркында, 57 ындыр табагында ремонт эшләре төгәлләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International