Рөстәм Нигъмәтуллин Индонезия Республикасының Джокьякарта махсус округы губернаторы белән очрашты

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Индонезия Республикасының Джокьякарта махсус округы губернаторы Солтан Хаменгкубувоно белән очрашты.  

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Нигъмәтуллин Индонезия коллегаларын сәламләп,  Татарстанга сәфәр уңышлы һәм озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирәчәк дигән ышаныч белдерде.

Ул шулай ук Индонезия - Татарстан Республикасы өчен мөһим партнер,  дип ассызыклады.

 “Без сезнең ил белән номенклатура һәм сәүдә күләмнәренең киңәюенә карата кызыксыну белдерәбез. 2018 ел нәтиҗәләре буенча ике як арасында тышкы сәүдә әйләнеше 46,2 миллион АКШ доллары тәшкил итте”, - диде ул.

“Татарстан Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый яктан нык үскән төбәкләреннән берсе буларак илләребез арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә бәйләүче чылбыр булырга әзер”, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин. Ул кыскача гына төбәктәге социаль-икътисади хәл хакында сөйләде. Татарстанда нефть табыла һәм эшкәртелә, нефть химиясе үсеш алган, автомобильләр, вертолетлар, самолетлар, суднолар, машина төзү продукциясе җитештерелә. Моннан тыш,  бүгенге көндә Татарстан үзендә эшләнгән сәнәгать товарларының 50%тан артыгын чит илләргә чыгара.

Индонезия делегациясе Татарстанда 29-31 июль көннәрендә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International