Татарстанда күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча планның 70%ы диярлек үтәлгән

3 август 2019 ел., шимбә

Татарстан Республикасында 1 августка күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш 68,3%  ка башкарылган. Барлыгы программа буенча ел дәвамында гомуми мәйданы 5,6 млн кв. метр булган 942 йортны ремонтлау планлаштырыла.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.  

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Министр шулай ук социаль өлкә объектларын торгызу һәм төзү барышы турында да сөйләде. 2 августка өч гомуми белем бирү учреждениесе файдалануга тапшырылган, 26 объектта (барлыгы 29 объект) ремонт эшләре бара, 6 мәктәпкәчә учреждениедә эшләр тәмамланган, 106 объектта (барлыгы 112) эшләр бара.

Рөстәм Нигъмәтуллин балалар мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясауга зур игътибар бирергә кушты һәм эшләрне билгеләнгән вакытта тәмамларга кушты.

Алга таба Ирек Фәйзуллин ресурс үзәкләрендә капиталь ремонтның барышы турында сөйләде. 1 августка барлык 15 объектта эшләр бара.

 Министр сүзләренчә, 14 (барлыгы 26) яшүсмерләр клубында, сигез (барлыгы 12) сәламәтләндерү лагерендә капремонт эшләре бара.

Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 2 августка өч ФАП төзелде, калган 42 объектта эш дәвам итә.
Моннан тыш, 20 авыл клубында төзелеш бара — объектларда стеналар салына, түбә ябыла, тәрәзәләр һәм ишекләр куела. Бер объект файдалануга тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования