Татарстанда 3 августка 88 мең гектарда игеннәр җыелган, уртача уңыш - 32,7 ц/га

2019 елның 3 августы, шимбә

Татарстан Республикасында бөртекле ашлыкны җыюның барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Көзге бодай  19% суктырылган, уртача уңыш - 34 ц/га, борчак -18%, уңыш  24 ц/га, көзге арыш - 9% , уңыш  30 ц/га, арпа - 5%, уңыш  35 ц/га.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Нурлат районы 22% , яисә 7,1 мең тонна тонна ашлык суктырырга өлгергән, Әлки районы - 24%, яисә 8 мең тонна, Зәй районы -19%, яисә 7,2 мең тонна, Спас районы -16%, яисә 6,6 мең тонна, Ютазы районы - 13%, яисә 2,3 мең тонна, Апас районы - 12%,яисә 3,3 мең тонна.  

Министр шулай ук Россия төбәкләрендә урып-җыю буенча мәгълүматлар җиткерде. Аерым алганда, Идел буе федераль округында 4,1 млн тонна ашлык суктырылган, шул исәптә Татарстанда - 0,3 млн тонна, Саратов өлкәсендә - 1,7 млн тонна, Самара өлкәсендә - 0,6 млн тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International