Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты ТАССРның 100 еллыгына яңа документлар ачыклау системасын тәкъдим итте

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Дәүләт архивы Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча документларны федераль, төбәк һәм чит ил архивларыннан ачыклау һәм кире кайтару буенча актив эш алып бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары Илдар Шәфыйков сөйләде.

“Башкортстан Республикасының Милли архивы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә безгә Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле документлар күчермәләре килде. Без танылган имам вафат булганнан соң, аның варислары арасындагы мөлкәтен танылган дин белгече Галимҗан Баруди бүлешү турында кызыклы факт ачыкладык”, - диде Илдар Шәфыйков.

Бүгенге көндә Татарстан тарихы белән бәйле меңнән артык архив эше һәм документлар ачыкланган. Алар арасында мөселманнар эшләре буенча комиссариат оештыру турында 1918 елгы Халык Комиссарлары Советы Декреты, Казан губерна башкарма комитеты рәисенең җирле делегацияне кабул итү үтенече белән Владимир Ленинга хаты һәм башка мәсьәләләр бар.

Төмән һәм Тубыл архивларына эш сәфәре барышында биредә мөселман метрикалары саклануы ачыкланган, әмма гарәп графикасын белгән белгечләр булмау сәбәпле, әлеге архивларда күпчелек мөрәҗәгатьләр үтәлми икән. “Мари Эл Республикасында, Свердловск өлкәсендә һәм Пермь краенда гарәпчә язылган документлар белән шундый ук хәл килеп чыкты”, - диде Илдар Шәфыйков.

Аның сүзләренчә, Төркия Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе белән берлектә Татарстан тарихы турында илледән артык документ ачыкланган. Кайбер документларның күчермәләре өйрәнү һәм бастыру өчен Татарстан Дәүләт архивына тапшырылган.

“2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2016-2018 елларда ТРның Бердәм архив мәгълүмат системасы эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Бу система республиканың барлык архивлары эшчәнлеге процессларын автоматлаштыру өчен билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International