Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Кадерле Татарстан мөселманнары!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Көтеп алынган олы бу бәйрәм – дөньяның  төрле кыйтгаларыннан  мөселманнарның изге Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлану көне. Дин тотучылар бу вакытта, Ибраһим пәйгамбәргә һәм барлык мөэминнәргә камилләшү, тәүбә һәм гөнаһлардан арыну юлын күрсәткәне өчен, Раббыны олылап, данлап һәрдаим гыйбадәт кыла, күңелләре пакьләнүгә, кардәшлекне ныгытуга һәм мәрхәмәтле эшләргә юнәлтелә.

Күбебез  Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанып, әйләнә-тирәбезне яхшыртырга, миһербанлырак һәм гаделрәк итәргә омтылып яши. «Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз», – диелә Коръән Кәримдә. Мәңге хак бу гыйбарәгә нигезләнеп яшәгән һәр мөселман тырышып эшли, хәерле гамәлләр кыла, мохтаҗларга, көчсезләргә сизгер һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт күрсәтә, аларга ярдәм кулы суза, шул рәвешчә үз җанына иман нуры һәм сафлык өсти. 

Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстанда Корбан гаете – зурлап уздырыла торган иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Традицион рухи хәзинәләребезне  кадерләп саклау, ныгыту аша без бергәләп шәхеснең төрле яклап үсешенә шартлар тудырабыз.

Татарстан мөселманнарының игелекле хезмәте күпмилләтле республикабыздагы алгарышка омтылып яшәү рәвешенә тулысынча аваздаш.

Быелгы Корбан бәйрәме тагын да тантаналырак, мулрак һәм шатлыклырак узсын! Сезгә иминлек, тынычлык, Ходай ярдәме белән барлык эшләрегезне уңышлы башкаруыгызны телим! Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле татарстанлылар!

 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International